Русия баш прокуратурасы Башкортстанның элекке премьер-министры Алан Марзаевтан һәм аның белән бәйле тагын алты кешедән милекләрен дәүләт файдасына тартып алу турында шикаять иткән. "Ведомости" үз чыганакларына таянып язуынча, сүз якынча 20 күчемсез милек корылмасы һәм кыйммәтле машиналар өчен автопаркинг турында сүз бара.
Аерым алганда, Марзаевтан Төньяк Осетиядәге 13 бинаны, шул исәптән Марзаевның туган ягы булган Ардон районында урнашкан корылмаларны тартып алырга ниятлиләр. Шикаять гаризасында шулай ук Югары Фиагдондагы биналар комплексы һәм Владикавказдагы (Төньяк Осетия) фатир, Ставрополь төбәгендәге Кисловодски шәһәрендә 900 квадрат метр мәйданлы йорт та телгә алына. Моннан тыш, элекке түрәдән Башкортстанның Кырмыскалы районындагы дачаны һәм Мәскәүдәге фатирны да дәүләт файдасына алу сорала.
Алан Марзаев белән беррәттән, шикаятьтә аның әти-әнисе, ике улы белән әниләре, шулай ук шоферы да телгә алына. Әйтик, өлкән улы Кисловодски һәм Фиагдонда күчемсез милек хуҗасы булып тора. Башкалар исеменә автомобильләр рәсмиләштерелгән, шул исәптән Mercedes-Benz S, Maserati Ghibli һәм Toyota Land Cruiser. Чыганак сүзләренчә, аларның гомуми бәясе 20 миллион сумнан артып китә. Баш прокуратура ачыклавынча, гаилә милкенең гомуми бәясе Марзаевның 24 еллык хезмәт дәверендәге кануни керемнәреннән шактый арта.
21 ноябрьдә Башкортстан вице-премьеры вазифасын башкаручы Алан Марзаевка 37 миллион сумлык ришвәт эше өчен 13 ел кырыс тәртипле колония хөкеме бирелде. Тикшерү мәгълүматынча, ул 2023 елның декабреннән 2024 елның апреленә кадәр арадашчы аша эшкуардан акча алып килгән. Шуның өчен Марзаев аңа юл төзекләндерү контрактларын биреп барган. Әлеге хәл 2023 елның декабреннән 2024 елның апреленә кадәр дәвам иткән диелә. Моннан тыш, Марзаевка 561 миллион сум күләмендә штраф салынды.
Марзаевны 2024 елның көзендә тоткарладылар. Социаль челтәрләрдәге фотоларга караганда, Марзаев – Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның якын дусты. Хәбиров телеграм каналында ММА көрәшчесе Джефф Монсон һәм Марзаев белән пылау пешерүләре турында видео да чыгарган иде.
Алан Марзаев Башкортстан хөкүмәтенең вице-премьеры вазифасында 2022 елның августыннан эшләде. Элегрәк ул республиканың торак-коммуналь хуҗалык министры вазифаларын башкаручы булды. Вице-премьер вазифасына ул Раиф Абдрахимовны алыштырып килде. Вице-премьер төзелеш министрлыгы, транспорт министрлыгы һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының эшләрен көйләп тора.
Алан Марзаев 1973 елның маенда Төньяк Осетиянең Ардон шәһәрендә туган. Владикавказда авыл хуҗалыгы институтын, Мәскәүдә Хокук һәм идарә академиясен тәмамлаган.
2019 елдан Башкортстанда эшли башлады, республика башлыгы ярдәмчесе, юл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе, транспорт һәм юл хуҗалыгы дәүләт комитеты башлыгы, транспорт министры, торак-коммуналь хуҗалык министры вазифаларын башкаручы һәм вице-премьер вазифаларында эшләде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум