Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Гел көрәш". Тубыл хакимияте "Искер"дәге мәчетне сүттерергә тели


"Искер" комплексында Күчем хан исемендәге мәчет
"Искер" комплексында Күчем хан исемендәге мәчет

Төмән өлкәсе хакимияте Себер татарларының "Искер" тарихи комплексы корылмаларын, шул исәптән Күчем хан исемендәге мәчетне сүттерүне таләп итә. Рәсмиләр моны төзелеш һәм файдалану кагыйдәләрен бозу белән аңлата. Мәхкәмәдә мәсьәлә 24 декабрьдә каралачак.

Мәсьәләнең асылы: мәчетне кем сүттерергә тели

Төмән өлкәсендә Себер татарларының "Искер" тарихи-мемориаль комплексы тирәсендә яңа шау-шу кабына. Ул Тубылдан 19 километр ераклыкта, XVI гасыр ахырына кадәр Себер ханлыгы башкаласы булган тарихи Искер урынында, бүген археология һәйкәле саналган "Күчем шәһәрчеге" җирлегендә урнашкан.

Тубыл районы хакимияте Төмән өлкәсе Арбитраж мәхкәмәсенә Күчем хан исемендәге мәчетне һәм тагын алты корылманы сүттерү таләбе белән мөрәҗәгать иткән. Чынлыкта бу — бөтен комплексны юкка чыгару дигән сүз. "Мирас" төбәк татар иҗтимагый оешмасына каршы дәгъва мәхкәмәгә 24 сентябрьдә үк тапшырылган.

Эш материалларыннан күренгәнчә, өлкә төзелеш күзәтчелеге хезмәткәрләре 29 августта күчмә тикшерү барышында мәчет-часовняны, хан баш киеме рәвешендәге истәлек билгесен, кунак йорты, трансформатор подстанциясен, контроль-үткәрү пунктын, торак булмаган бина, блоклардан төзелә башлаган корылманы һәм "Чәйхана" дигән язулы бинаны рөхсәт кәгазьләрсез һәм шәһәр төзелеше нормаларын бозып салынган дип тапкан. Өстәвенә, әлеге җир кишәрлеге аерым саклана торган урынга карый, анда бары тик мәчет һәм истәлек билгесе генә төзергә ярый. Аның да төзелеш рөхсәте 7 ноябрьдә тәмамланган.

Мәхкәмә материалларына караганда, мәчет 55 процентка (төзе­леш мәйданы — 323,2 дүрткел метр), һәйкәл 10 процентка (155,5 дүрткел метр) әзер. 40,7 дүрткел мәйданлы беркатлы кунак йорты, 241,3 дүрткел метрлы ике катлы торак булмаган бина һәм 17,5 дүрткел метрлы трансформатор подстанциясе исә 2013 елда ук төзеп бетерелгән. Мәчет төзелеше башлануы турындагы иң беренче язма "Мирас" шурасы рәисе Луиза Шәмсетдинованың социаль челтәрләрдәге битендә 2012 елга карый. Шуннан бирле объект иганәләр хисабына төзелә килгән, 2024 елда анда чаралар да уздырылган.

Район хакимиятенең дәгъвасында рөхсәт һәм проект документлары булмау, җирдән файдалану, төзелеш һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне исәпкә алмыйча корылма салу кешеләрнең гомере һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра дип күрсәтелә. Шуңа күрә мәхкәмә аша корылмаларны үз белдеклелектә төзелгән дип танып, карар канун көченә кергәннән соң 6 ай эчендә аларны сүттерүне таләп итәләр. Әгәр мәхкәмә карары үтәлмәсә, оешманы карар үтәлгәнче көн саен 50 мең сум штраф белән яныйлар.

Киләсе утырыш 24 декабрьгә билгеләнгән.

Тубыл районы башлыгы Андрей Ходосевич мәхкәмә карарын көтик, әлегә аңлатма бирә алмыйм дигән ТНВ телеканалына. "Бу сорауга җавапны 24 декабрьгә билгеләнгән мәхкәмә карары бирер. Компромисс табып була, ләкин мәхкәмә карарын көтәргә кирәк, бәлки табасы да булмас, карарны "Мирас" оешмасы файдасына чыгарырлар", дигән ул.

"Гел көрәш: йә җир бирмиләр, йә юлны казыйлар, йә сүттерәләр"

"Искер" тарихи-мемориаль үзәге августта ук игътибар үзәгенә эләкте — XV халыкара "Искер-җыен" фестивале алдыннан комплекс җирлегеннән Сүзге ханбикәгә коелган өч метрле бронз һәйкәлен алып киттеләр. Ул — Себер ханлыгы идарәчесе Күчем ханның хатыны, Себерне яулап алучы атаман Ермакка каршы торган тарихи шәхес.

Һәйкәлне тантаналы рәвештә быел августта куярга җыенганнар иде. Июльдә бу идеягә Z-активистлар, урыс милләтчеләре каршы чыга башлады. Коррпуциягә каршы дәүләт комитеты рәисе, Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы әгъзасы Кирилл Кабанов моны тарихи "экстремизм" дип бәяләде.

Ул һәйкәл куюның артында "куркыныч милләтчелек" күрә, чөнки Күчем хан "Русь дошманы булган" ди. Активист һәйкәл куюны "дошманнарның Русияне таркатуга юнәлтелгән эше" дип саный.

Русия думасы депутаты Сергей Миронов Төмән өлкәсе прокурорыннан Сүзгегә һәйкәл куючыларны тикшерүне сораган. Икенче бер депутат Михаил Матвеев һәйкәл куюны провокация дип атады.

Бу темага "Бесогон" тапшыруында режиссер, Путин кешесе Никита Михалков та фикерен белдерде.

Вконтакте, Телеграмда башка урыс милләтчеләре дә боларны күтәреп алды һәм июль дәвамында бик күп каршы фикерләр әйтелде.

Хәтта кайбер татар җәмәгать эшлеклеләре дә Луиза Шәмсетдинованы һәйкәлне үз белдеге белән куйган дип гаепләделәр.

Сүзге ханбикә һәйкәле
Сүзге ханбикә һәйкәле

Сүзге һәйкәлен сүтү белән бүгенге таләпләр үзара бәйле, дип саный Шәмсетдинова. "Сүзгедән соң һөҗүмнәр башланды, — дигән ул "БИЗНЕС Online"га. — Искердә 20 федераль хезмәт тикшерү үткәрде. Төзелеш идарәсе эксплуатациягә тапшырылмаган биналардан, шул исәптән мәчет янындагы кунаклар, хаҗилар һәм хезмәткәрләр өчен каралган чәйханәдән башлады. Башта "эшегез дөрес түгел" диделәр, аннары салым хезмәте дә, Ростехнадзор да тикшерде. Сентябрь азагында исә Тубыл районы хакимияте барысын да сүттерү өчен безгә каршы мәхкәмәгә шикаять бирде. Өстенә тагын арест салдылар — бернинди эш тә башкара алмыйбыз. Алар җирне арендага алу вакыты тәмамланды дип сылтый".

Татар җәмәгатьчеләрен ясалма рәвештә "экстремистлар һәм сепаратистлар" итеп күрсәтергә тырышалар.

Аның сүзләренчә, ул октябрьдә әлеге вазифага билгеләнгән Тубыл районы башлыгы Андрей Ходосевич белән сөйләшкән, һәм башлык аңа, янәсе, хакимиятнең берни дә сүттерергә җыенмавын әйткән. Шул ук вакытта Шәмсетдинова 20 ел эчендә 40тан артык мәхкәмә узуын белдерә: "Гел көрәш булды: йә җир бирмиләр, йә юлны казыйлар, йә сүттерәләр". Аның фикеренчә, татар җәмәгатьчеләрен ясалма рәвештә "экстремистлар һәм сепаратистлар" итеп күрсәтергә тырышалар.

Октябрьдә Тубыл шәһәр мәхкәмәсе аны милләтара нәфрәт кузгату маддәсе буенча гаепле дип тапты (Русия административ хокук бозулар кодексының 20.3.1 маддәсе). Тубыл районара прокуратура тикшерүе Шәмсетдинованың "ВКонтакте"дагы битендә даими рәвештә провокацион язмалар урнаштыруын, "Себернең Русия дәүләтенә кушылу процессы, аны үзләштерүчеләр, шул исәптән Ермак һәм аның көрәштәшләренә карата нәфрәт уятуын" ачыклаган. Мәхкәмә, шулай ук, Сүзге һәйкәле куелу "2025 елның җәендә матбугатта киң җәмәгать яңгырашы һәм милләтара киеренкелек тудырды" дип бәяләгән. Нәтиҗәдә Шәмсетдиновага 17,5 мең сум штраф салынган, ә сын дәүләт кеременә алынган. Әмма апелляция мәхкәмәсе һәйкәлне хуҗасына — "Мирас"ка кире кайтару турында карар чыгарды.

"20 ноябрьдә Юстиция министрлыгы безне тикшерде, 25 пунктлы акт тапшырды. Оешма әгъзалары исемлеген алды, экстремизмга тикшерде — бер генә дәгъва да юк. Бердәнбер искәрмә — безнең символика Төмән өлкәсе символикасына охшаган. Низамнамәгә үзгәрешләр керттек. Башка кисәтүләр юк", — дигән Шәмсетдинова "БИЗНЕС Online"га.

"Мондый хәл булырга тиеш түгел, бигрәк тә бүген"

Дөнья татар конгрессы позициясенә килгәндә, җәй көне Сүзге ханбикә һәйкәле тирәсендәге шау-шуда биредә аның куелуын Шәмсетдинованың шәхси инициативасы дип атадылар, әмма шул ук вакытта аның Себердә татар мирасын саклаудагы ролен барлыгын да билгеләделәр. "Шул ук вакытта Луиза Шәмсетдинованың зур эш башкаруын танырга кирәк: ул "Искер-җыен" халыкара фестивален оештыра, мәчет салдырды, комплекс төзеде, фәнни-гамәли конференцияләр үткәрә. Болар барысы да татар дөньясының аерылгысыз өлеше булган себер татарларын берләштерүгә хезмәт итә", — дигән иде ул чакта ВКТ башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Данис Шакиров.

Бүгенге хәлгә килгәндә, әлеге вакытта конгресс бу эшне җайга салу белән шөгыльләнә диде һәм "Искер" комплексын саклап калырга кирәк дип белдерде.

"Ул күпмилләтле һәм күпдинле Русия өчен дә берләштерүче факторга ия. Бүген бу мәсьәләне җайга салу өстендә эш бара", — дигән Шакиров.

Тарихчы, "Туган җир" журналының баш мөхәррире Дамир Искахов әлеге урын төрки-татар дөньясы өчен мөһим ди.

"Искернең икенче исеме — Себер, Себер шәһәре. Бу үзе үк зур әһәмияткә ия, чөнки гаять киң территориянең исеме нәкъ менә шушы урыннан таралган, бу тарихи фактларны күмеп булмый. Моннан тыш, бу урын төрки-татар дөньясы өчен дә мөһим, чөнки нәкъ Күчем хан чорында ислам Себер ханлыгының дәүләт дине була. Димәк, җирле мөселманнар нәкъ шушы урын аша башка мөселман дөньясы белән бәйләнеш тота".

Исхаков тагын бер мөһим символик детальгә игътибар итә:

"Өстәвенә, Искер — гомумрусия әһәмиятендәге истәлекле урын. Бу XIX гасырда ук танылган. Бу хакта, әйткәндәй, татарлар түгел, ә җирле урыс тарихчылары язган", — дигән ул.

Тубыл шәһәрендәге "Себер татарларының милли-мәдәни автономиясе" иҗтимагый оешмасы шурасы рәисе Зәйтүнә Тычинских сүзләренчә, халык бу хәлгә бик нык ризасызлык белдерә. "Минемчә, мондый хәл булырга тиеш түгел. 24 декабрьдә мәхкәмә булачак, аек акыл өстен чыгар дип ышанам. Җирле халык җирендә изге урынны сүттерергә җыену — нормаль түгел! Моңа татарлар гына түгел, урыслар да каршы. Бигрәк тә бүген мондый хәлгә юл куярга ярамый", — ди ул.

Тубылдан тарихчы Александр Адамов ни өчен моны җимерергә теләүләрен аңламыйм, дигән ТНВдагы "Семь дней" тапшыруныа.

"Кайбер кешеләр ниндидер сәбәпләр күрәдер, бәлки. Җимертергә теләү сәбәпләре шулкадәр кечкенә, инде төзелгән әйберне сүттерүне аңламыйм. Җитмәсә, дәүләт акчасына түгел, сәдака акчасына төзелгән биналарны", диде ул.

"БИЗНЕС Online" чыганаклар фикеренчә, комплекс белән идарә итүгә хакимият һәм җәмәгатьчелек арасында элемтә урнаштыра алырлык башка структураларны җәлеп итәргә кирәк. Аерым алганда, әле төзеп бетерелмәгән Күчем хан исемендәге мәчетне Русиянең Азия өлеше Диния нәзарәте карамагына тапшыру тәкъдим ителә; әлеге нәзарәтне Тубыл районында туып-үскән мөфти Нәфигулла Аширов җитәкли. Әмма Аллаһ йортын руханилар карамагына беркетү өчен мәхәллә оешмасы төзергә кирәк, ә моның өчен кимендә ярты ел вакыт таләп ителәчәк. Ә Тубыл районы хакимияте дәгъвасы нигезендә чираттагы мәхкәмә утырышы инде 24 декабрьгә билгеләнгән.

Белешмә: Искер җире

Искер шәһәре Тубылдан 18 чакрым ераклыкта Иртыш елгасы буенда XV–XVI гасырларда хәрби ныгытма буларак барлыкка килә. 1495 елда ул Себер ханлыгының башкаласына әйләнә. Әмма 1582 елның октябрендә Искерне Ермак гәскәре басып ала, шәһәр талана һәм тора-бара тулысынча диярлек җимерелә.

Гасырлар уза, вакыт үзенекен итә, шәһәр булган урынның күп өлеше су астында кала. Шулай итеп, шәһәр дә, аның урыны да юкка чыга.

Гасырлар узса да, "Искер" халык күңелендә югалмый. Узган гасыр ахырында һәм бу гасыр башында Төмән өлкәсенең кайбер татар оешмалары Русия хөкүмәте алдында Искер шәһәре булган җирне тарихи һәйкәл буларак саклап калу тәкъдиме белән чыга. Әмма тәкъдим дәүләт ягыннан яклау тапмый, ул бернинди дәүләт програмына да кертелми.

Искерне тергезү эшенә Төмән өлкәсенең "Мирас" татар иҗтимагый оешмасы алына. Әлеге оешма тырышлыгы белән 2008 елдан башлап Тубыл шәһәренән 18 чакрым ераклыкта, элек Искер шәһәре булган җирлектә "Искер-җыен" фестивале үткәрелә башлый. Фестиваль кыска вакыт эчендә халыкара дәрәҗәгә күтәрелә, катнашучылар Төмән өлкәсеннән генә түгел, Татарстан, Себер төбәкләре һәм Казакъстаннан да килә. Искердә кунакханә, чәйханә, төрбә, истәлекле билге кергән хан комплексы, мәчет һәм тагын берничә бина салу күздә тотылды һәм аларның кайберләрендә төзелеш алып барылды.

Искер җире федераль әһәмияткә ия мәдәни мирас статусында.



🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG