Башкортстанда башкорт теле көне билгеләнә

Иллюстратив фото

Башкорт телен белүчеләр саны кими бара, әмма Башкортстан рәсмиләре республика мәктәпләрендә башкорт телен өйрәнүчеләр саны арта дип мактана.

14 декабрь көне Башкортстан республикасында башкорт теле көне буларак билгеләнә. Бу Башкорстан башлыгы Радий Хәбиров 2019 елда имзалаган карар нигезендә үткәрелә торган бәйрәм.

Бу уңайдан республикада чаралар үткәрелә. Аерым алганда, "Башкорт телен саклау һәм үстерү" сәүдәгә корылмаган оешмасы Уфаның МЕГА сәүдә үзәгендә зур халык бәйрәмен оештыра. Аның кысаларында уеннар, остаханәләр планлаштырыла, балалар өчен аерым чаралар каралган. Башкорт дәүләт курчак театры артистлары "Ямаҡай бәпкә" (Шыксыз үрдәк бәбкәсе) әсәре нигезендә спектакль күрсәтә, "Hazina" музыкаль этно-төркеме чыгыш ясый.

Башкортстан рәсмиләре башкорт теленең хәле яхшы дип күрсәтергә тырышса да, соңгы елларда, Русиянең башка милли телләренең кебек үк, башкорт теленең кулланылышы тарая бара. 2021 елда узган җанисәп нәтиҗәләренә караганда, соңгы 11 елда Русиядә башкорт телен белүчеләр 6 процентка кимегән.

Җанисәп саннарына күрә, бүгенге көндә Русиядә 1,08 миллион кеше башкорт телен белә. 941 мең кеше телне көндәлек тормышта куллана диелә. 2002 елда башкорт телен белүен 1,37 миллион кеше белдергән иде.

ЮНЕСКОның Дөнья телләре атласы проекты татар һәм башкорт телләренә "Potentially vulnerable", ягъни "Куркыныч янарга мөмкин" тел статусын биргән.

  • 14 декабрь – мәгърифәтче-шагыйрь Мифтахетдин Акмулла туган көне. Дөнья башкорт корылтае 2016 елдан бирле Башкорт теле көнен уздырып килә иде. 2019 елның җәендә Уфада узган V Башкорт корылтаенда делегатлар Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбировка Башкорт теле көнен ел саен уздыруны тәкъдим итте, Хәбиров бу тәкъдимне хуплады. Шунда ук 2020 елны башкорт теле елы буларак игълан итәргә дә карар кылынды.
  • Башкортстаннан социаль тикшеренүче, башкорт телендә AQYL сөйләшү клубларын оештыручы Илүзә Мөхәмәтйәнова фикеренчә, республика оештыра торган мондый бәйрәмнәр "еш кына декоратив функция башкара". "Алар милли телләрне "кайгырту" күренешен тудыра, ә шул ук вакытта урыслаштыру процесслары дәвам итә. Мисал өчен, туган телләрне укыту сәгатьләре кими", ди ул.
  • Республика рәсмиләре исә башкорт телен өйрәнүчеләр саны арта дип мактана. Башкортстан мәгариф министры Илдар Мәүләтбердин белдергәнчә, 2019 елда башкорт телен дәүләт теле буларак укучыларның 67%ы өйрәнгән. Быел исә бу күрсәткеч 79%ка кадәр җиткән, дип ышандыра министр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!